Логотип
Хәбәрләр

«Барда бар, ләкин син генә юк»: Хәния Фәрхисез 4 ел

Легендар җырчыбыз Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә дүрт ел булган икән инде. Шул исәптән, Фирүзә Ибатуллина бертуган апасының якты истәлегенә багышлап, инстаграм сәхифәсендә язма урнаштырган.

Легендар җырчыбыз Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә дүрт ел булган икән инде. Шул исәптән, Фирүзә Ибатуллина бертуган апасының якты истәлегенә багышлап, инстаграм сәхифәсендә язма урнаштырган.

«Дүртенче җәйнең 27 нче июлен синсез каршы алам, кояшым! Мин тере кеше. Аякларым-кулларым богаусыз, күзләрем күрә, тамагыма ризык үтә, акылым зәгыйфь түгел, Иншалла! Ходайга мең шөкер, пар канатлымын. Барда бар, ләкин (яратмыйм шул сүзне) син, син, син генә юк минем җанымның яртысы, һәрбер күзәнәгемнең сәламәтлеге, күңел түремне җылыткан, балкыткан кояшым-Хәния апам минем!  

Әйе, мин сине, синең истәлекләрне, безнең бергә бер ояда үскән балачакны, балигъ булгач уртак серләрне, син бүләк иткән һәрбер бүләкне, синең җырларыңны, кечкенәдән минем йөрәгемә сеңеп калган һәрбер киңәшеңне кыйммәтле бер ядкарь итеп саклыйм. Белсәң икән мин сине ничекләр өзелеп,өзелепләр сагынганымны! Аны аңлатып та язып та булмый. Мине ишеткәннәргә, укыганнарга дәшәм: бу тормышта исәннәрнең сагынып, күрешүләр көтеп яшәүдән дә иң татлы иң кадерле, кыйммәтле хис юктыр. Алар барыбер кайта, әле булмаса, сонрак кайта!

Бик еракта, еракта өзгәләнеп, шашып сагынганда, ярый әле кояшым, ике бөртек, энҗе бөртекләрең кызларың Алияң, Алсуың бар! Аларга карыйм да сокланам, чиксез яратам аларны! Аларның бит һәр күзәнәге, сулаган сулышлары, төс-кыяфәтләре, барлык әгъзалары синеке, синең яшәешнең, синең дәвамың. Ике бөртек сабыйларыңа мин шул кадәр рәхмәтлемен! Аларның газиз аналарын өзелеп сагынулары да тыйнак, сабыр.  

Алар мин бәрелеп-сугылып, ярсып әрнеп чарасызлыктан бөгелеп төшкәндә дә «Фирүзә апа, җитәр инде сиңа, әниебезне кайтарып булмый, җитәр туктат бу эшеңне! Әниебез көчле иде! Һәрвакыт, көчле булды, ул көчсезләрне яратмый, җитәр, суга салма зинһар», – дип икесе ике яктан сабый баланы юаткан кебек юаталар да, әниләренең дә, үзләренең дә иң бәхетле мизгелләрен сөйләп минем иелгән башымны күтәрәләр.  

Күз нурымның яшәлгән бер көн гомере 2-3 көнгә тәңгәл килгәндер. Ни дигәндә, шул кыска гына гомер юлында,үз көче белән нинди генә биеклекләргә, үрләргә менмәде, күпме халык яраткан хит җырлар калдырды, күпме якты истәлекләр, тамашачы сөюе... Ә инде мәңгелек иленең сайрар былбылы булып очкач, кояшымның тамашачысы меңләтә артты! Башкорт-татар эстрадасы күгендә эз калдырган моң алиһәбезнең җырларына, аның узенә булган сөю-мәхәббәт бер кайчан сүнмәс, сүрелмәс!  

Үземә килгәндә апа, кадерлем, йөрәк парәм, кояшым минем, мин синең рухыңны беркайчан да нурсыз итмәм, онытмам! Үзең исән чакта ук вәгъдә иткән безнең гаилә тарихын чагылдырган повестьны тәмамларга, туган җиребездә «Хәния» исемендәге музей ачарга, синең җырларыңны җырларга, синең бәгыреңнән өзелеп төшкән сабыйларыңны яратып кадерләргә, тормыш иптәшең җизни белән туганлык җепләрен өзмәскә, рухыңны шатландырып хәер-догадан калдырмаска вәгъдә бирәм!» – дип яза ул.

Хәния апаның рухы шат булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алегя аны алыштырырлык монлы тавыш жырчы юк. Сагынабыз...