Логотип
Хәбәрләр

Баш хисапчы һәм директор пайчыларның 45 млн сумлык милеген үзләштергән

Татарстанда баш хисапчы һәм директор пайчыларның 45 млн сумлык милеген үзләштергән (Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстанда баш хисапчы һәм директор пайчыларның 45 млн сумлык күчемсез милеген үз...

Татарстанда баш хисапчы һәм директор пайчыларның 45 млн сумлык милеген үзләштергән

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстанда баш хисапчы һәм директор пайчыларның 45 млн сумлык күчемсез милеген үзләштергән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Чистай районы кулланучылар җәмгыяте директоры һәм баш хисапчысы пайчылар карарларын һәм беркетмәләрен үзгәртеп, 45 млн сумлык күчемсез милек урлаганнар.

Аларга “Аеруча зур күләмдә төркемле мошенниклык” маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Суд райпо идарәсенең 61 яшьлек рәисен һәм 65 яшьлек баш хисапчысын гаепле дип таныган. Якындагы 3 елда алар гомуми режимдагы колониядә булачак.

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк