Логотип
Хәбәрләр

БАЯНСЫЗ ИЛЬЯС ТА ЮК

Талантлы, яшь, виртуоз баянчы Ильяс Шәриповны күпләр хәзер ишетеп кенә түгел, танып та белә. Яшь булуына карамастан, үзенә генә хас харизмасы белән шактый тамашачының күңелендә халык моңнарына мәхәббәт уята алган баянчыларның берсе ул.

– Ильяс, үзең турында сөйлә әле…

− Мин тумышым белән Кукмара районыннан. Миңа хәзер 23 яшь. 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр мин музыка мәктәбенә йөрдем. Иҗатка тартылуымның башлангычы шунда булгандыр инде минем. Мәктәпне тәмамлау белән Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем.

− Анда керү өчен көллиятне дә тәмамлау кирәк түгел мени?

− Юк, мәҗбүри түгел.

− Бу синең балачак хыялы идеме?

− Минем үземне артист булырмын дип күзалдыма китергәнем дә булмады, ышанасыңмы? Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты ул.

− Ничек инде ул алай? Ничә ел музыка мәктәбенә йөри торып...

− Анысы аның ул чакта күңел өчен иде бит. 6 нчы сыйныфта укыганда мин үземне, гомумән, төзелеш өлкәсенә китәрмен дип уйлый идем. Ник дигәндә, минем төгәл фәннәргә тартымым көчле. Чын. Математика, физика фәннәреннән республикакүләм олимпиадаларда урыннар алып йөри идем әле. Ә менә 8 нче сыйныфны тәмамлаган елны, җәй айларында миңа артист тормышы кызык була башлады, чөнки мине баянчы итеп банкетларга чыгыш ясарга чакыра иделәр. Шул вакытта мин ничектер канатланып киттем. 8-9 нчы сыйныф малаеның акчаны үзе эшли алуы үзе бер нәтиҗә иде. Шул дәвердә мин татар эстрадасы артистлары белән таныша башладым. 10 нчы сыйныфта мин инде алар белән филармония сәхнәсендә концерт куя идем. Музыкага мәхәббәт тә әнә шулай кабынды бугай миндә.

− Димәк, синең клавишларны тиз отып алуың төгәл фәннәрне яхшы белүеңдә?

− Шулай дип уйлыйм. Үзем дә баян дәресләре биргәч, укучыларга еш игътибар итәм. Чыннан да, музыка белән төгәл фәннәр арасында бәйлелек зур икән. Музыка болай да инде ул тоташ математика. Ә аны яхшы белсәң, уен коралларында уйнауны да тизрәк отып аласың. Музыка теориясен тамырдан үзләштерәм дисәң дә, сиңа мәсәлән, нотаның күпме яңгыраганын истә калдырырга туры киләчәк. Димәк, хәтерең яхшы булырга тиеш, шулаймы?!

− Бер дә сәләте булмаган кешене гармунда яки баянда уйнарга өйрәтеп буламы?

− Була, тырышлык кына кирәк.

− Ни өчен берәүләргә гармунчы, ә берәүләргә баянчы диләр ул? Аның аермасы нидә соң?

− Аның анысы ниндидер бер гомум аңлатма гына. Кайберәүләргә баянчы дигәнче, гармунчы дияргә җайлырак, шул гына. Баянда уйный белгән кеше гармунда да уйный белә бит инде ул. Әмма гармунның мөмкинлекләре чикле. Мәсәлән, баянда әллә нинди бормаларны уйнап була, ярым тоннар да күбрәк. Шуңа бүгенге көндә баянның дәрәҗәсе югарырак. Аннан, укучыларга да гел әйтәм, уен коралында уйнарга өйрәнгән дәвердә син барыбер баянда да, гармунда да шул ук тизлек һәм шул ук «эффективность» белән уйнарга өйрәнәсең. Ә менә гармуннан баянга күчәргә авыррак. Бәлки, бу гармунның баянның «бабасы» булуы белән бәйледер.

− Әти-әниең синең музыка юнәлешен сайлавыңны ничек кабул итте?

− Беләсеңме, безнең халыкта элекэлектән килгән шундый бер кызык стереотип яши. Гармунчымы ул, баянчымы − димәк ул «авыл исереге». Шуңа әти-әни башта минем бу адымымны хупламадылар. Янәсе, ниндидер бер төпле һөнәр үзләштерергә кирәк. Әмма көннәрдән беркөнне әтинең бу фикере кинәт үзгәрде һәм ул үзе үк миңа музыка өлкәсенә китәргә киңәш итте. Ә шушы көнгә кадәр мин үземне төзелеш институтына керәм дип әзерләп йөрдем, чөнки безнең өйдә әти сүзе закон. Ул әйткән икән, димәк, шулай булырга тиеш. Инде килешеп тә беткән идем бугай. Әле ярый туктатып калды. Шуннан инде 1 ел эчендә мин үземне консерваториягә керергә әзерли башладым. Кукмарада алган «база» көчле булганга күрә мин мәктәп белеме белән генә консерваторияга керә алдым.

− Ә нигә гитара түгел, ә нәкъ менә баян?

− Мин 1 нче сыйныфта музыка мәктәбенә барганда баянның да ни икәнен белми идем әле, Гөлинә. Бу әти белән әнинең карары. Еллар узгач менә үземнекенә дә әйләнеп куйды.

− Беренче баяның бүген дә исәнме әле? Әллә инде саттыңмы?

− Исән, әлбәттә. Минем үземнең бер кагыйдәм бар: мин беркайчан да уен коралларымны сатмыйм. Киләчәктә, үз йортым белән тора башлагач, аерым бер бүлмәдә музей булдырып, аларны шунда саклыйсым килә. Бүгенге көндә минем 4 баяным, 2 гармуным, 2 тальян гармуным, 2 кураем һәм 1 аккордеоным бар. Әле бу исемлек алга таба тулыланыр дип уйлыйм, Аллабирса.

− Татарда көчле баянчылар шактый. Син үзеңне алар арасына керәм дип саныйсыңмы?

− Мин бу сорауны көттем синнән. Әйе, керәм дип саныйм.

− Экспромт форматта уйный белгәнеңә генә күрәме?

− Ххммм... кызык сорау бу. Аңа гына да түгелдер инде. Әмма төрле ситуациядән чыга белү таланты да һәркемгә бирелми инде, килешәсеңдер. Аның анысы да бит тәҗрибә белән генә килә торган әйбер.

− Менә хәзер радиодан яңгыраган җырны шундук отып алып уйный аласыңмы?

− Мин аны инде күптән башта уйнап утырам, Гөлинә. Синең каршыда баян тотып уйнаганымны күзалдыма китерәм хәзер. Нәрсә уйнаганымны аңлап, нинди нотага басканыма кадәр беләм. Бу психик яктан ниндидер бер тайпылыш та булырга мөмкин, чөнки «абсолют слух» дигән әйбер бар. Ул бер яктан яхшы, икенче яктан зыяны да юк түгел. «Абсолют слух» белән син җырны гади тамашачы кебек кенә кабул итә алмыйсың. Син аны ишетүгә үк уң һәм сул кулга бүләсең. Профессионал күзлектән син аның һәр юлын нота итеп карый башлыйсың.

− Заманында виртуоз баянчылар үзләре язган әсәрләр белән концерт куялар иде. Синең дә шундый хыялың бармы?

− Бар. Андый хыял миндә яши һәм әлегә үз сәгатен көтә.

− Ә аның сәгате кайчан җитәр икән соң?

− 1-2 елдан дип уйлыйм. 85% ка мин инде аңа әзер һәм ул Кариев театры сәхнәсендә булыр дип уйлыйм.

− Нигә Кариевта?

− Консерваториянең 3 нче курсында укыганда мин Кариев театрына баянчы буларак эшкә урнашырга килгән идем. Ләкин андый штат булмаганлыктан, мин артист буларак эшли башладым. Инде менә 3 нче елы китте. Әйтәләр бит әле, театрга бер килеп эләксәң, аннан чыгып булмый дип. Минем белән дә нәкъ менә шулай булды. Әллә нинди көчле рольләр уйный дип уйлый күрмәгез, мин нибары әлегә 2 спектакльдә генә катнашам. Авыл яшьләре арасында гармун тартып йөрүче егет күрсәгез, ул мин булырмын.

− Соңгы елларда яшьләр арасында профессиональ баянчылар күбәеп китте. Конкуренция сизеләме?

− Сизелә. Хәзер әйтеләчәк сүзләрем өчен мине кайбер баянчылар яратып та бетермәсләр, име, әмма хәзерге яшь баянчыларда сыйфат дигән әйбер югалды. Минем үземә дә 23 яшь кенә, әйе. Бәлки мин дә алар рәтендә була алыр идем, әмма... Заманында татар эстрадасында «мебель» дигән төшенчә барлыкка килде. Анда җырчы артында уйнаган кыяфәт ясап, матур итеп басып кына торырга кирәк. Артисларның бит күп акча чыгармыйча гына, яхшы концерт күрсәтәселәре килә. Ә «мебель» музыкантлар арзангарак чыга. Әнә шунда аксап калды бугай ул сыйфат.

− Ә синең «мебель булып йөргәнем юк» диясең киләме?

− Юк, килми. 8 нче сыйныфны тәмамлаган елны мин дә «мебель» булып йөрдем, алдамыйм. Ә хәзер минем иң беренче шартым − ул тере тавышка ялгану.

− Татарда «Гармунчы булсын ярың...» дияргә яраталар. Үзеңә игътибар сизәсеңме?

− Чыннан да, элек-электән әби дә миңа: «Гармунчы булсаң, бөтен кызлар синеке була инде» диеп әйтә иде. Башта мин моңа көлеп кенә карый идем, хәзер шулай икәненә инандым. Кызлар гармунчыларны, баянчыларны бик яраталар икән ул.

− Әгәр сине дәрәҗәлерәк урынга эшкә чакырсалар, баяннан баш тарта алыр идеңме?

− Юк. Аена 200 мең түлибез дисәләр дә, ризалашмас идем. Музыкага, баянга булган мәхәббәтне акчага алмаштыру җүләрлек, минемчә.

− Димәк, баянда уйнап йөреп кенә дә, гаиләне туендырырлык акча эшләп була?

− Әйе. Ул кешенең үзеннән тора.

− Гафу, ә сине бер бәйрәмгә чакыру күпмегә төшә?

− Син уйлаганча кыйбат түгел. Кызганыч, бездә баянчының хезмәте җырчыныкы кебек югары бәяләнми. Юкса, баянчы 3 сәгать буе 10-15 килограммлы баянын күтәреп уйный.

− Күңелеңә ятмаган артист белән гастрольгә чыгып киткәнең булдымы?

− Чыгып китеп, 2 көннән әйләнеп кайтканым да булды. Әмма артистка булган мөнәсәбәтең синең эшеңнең сыйфатына кагылырга тиеш түгел, чөнки син тамашачы өчен эшлисең. Ул җырчының тамашачысы арасында синең дә 1-2 тамашачың булырга мөмкин. Шуңа күрә, сыйфатны аксатырга ярамый.

− Шәхси тормышыңда шактый зур үзгәрешләр булырга тора бугай. Күптән түгел генә йөргән кызыңа тәкъдим ясадың.

− Вакыттыр инде. 4 елга якын йөрибез ич инде.

− Артист тормышы җиңелләрдән түгел бит, Ильяс. Аны бөтен кеше дә аңлый алмый. Аңлый алырдайны сайладыңмы?

− Беләм, шуңа куркып торам инде менә. Мин аңа йөри башлаганда ук, «әгәр мине баяннан аерасың икән, мин дөньяда иң бәхетсез кеше булачакмын» дип әйтеп куйдым инде куюын. Аңлады кебек. Сәхнә кешесен, гомумән, сәхнәдән аерырга ярамый, Гөлинә. Үземнән генә дә чыгып әйтә алам, әгәр мине аннан аерсалар, миндә Ильяс калмый дигән сүз. Җансыз килеш сүнеп бетәчәкмен. Шуңа тормышның ул ягын бөтенләй уйлыйсым килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин Иляс! Иҗади уңышлар сиңа!