«Без бик матур пар булган булыр идек...»

«Илһам абый мине җырчы буларак та, кеше буларак та, хәтта хатын-кыз буларак та яратты. Аның миңа карата бик өмете бар иде. Мин аңа «Илһам абый, мин яшь бит, син ‒ карт», ‒ дидем. Илһам абый үпкәли торган кеше түгел иде. Безнең арада бу турыда сөйләшү дә булды. Менә хәзерге вакытта, инде Илһам абый киткәннән соң, йөрәгемдә ниндидер үкенү бар. Илһам абыйның шул сүзләрен кабул итмәгәнгә үкенү... Ул миңа тәкъдим ясаган иде, бу хакта белүчеләр дә булды. Ләкин мин аны кире кактым, чөнки ул вакытта бик яшь идем һәм инде яраткан кешемне очраткан идем. Ә без бит бик матур пар булган булыр идек ‒ ике җырчы!» ‒ дип күңелендә озак яшереп йөрткән серен сөйләде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 2020 елның гыйнвар аенда дөнья күргән «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1309
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Әни, бар, көч туплап кайт, синең эшең күп булачак әле..."
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы