Безнең Гөлназ!
Гөлназ Нәүмәтова Ленино-Кокушкино мәктәбен тәмамлаган шәхес
Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова якташлары – Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы мәктәбе укучылары белән очрашты. Иҗади очрашу Ленино-Кокушкино яшьләр үзәге китапханәсендә уздырылды. Укучыларга очрашу аеруча кызыклы булды, чөнки Гөлназ Нәүмәтова Ленино-Кокушкино мәктәбен тәмамлаган шәхес. Укучылар актрисаның иҗат юлы, артист булу серләре белән кызыксынды. Гөлназ Нәүмәтова үз чиратында китапханә җитәкчесе Тәслимә Сәйфуллина иҗади очрашуны оештыруы һәм милли рухны саклап торуы, халык арасында театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләве өчен рәхмәтен җиткерде. Очрашу вакытында Гөлназ Нәүмәтова укучыларга сәхнә теленнән мастер-класс та уздырды. Тинчурин театры матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк