Логотип
Хәбәрләр

Безнекеләр беренче!

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). 15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Алинә 158,8 балл җыйды. Икенче уры...

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). 15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Алинә 158,8 балл җыйды. Икенче урында Америка спортчысы Мирай Нагасу (137,53), өченче урында Канада спортчысы Габриэль Дэйлман (137,14).

Кыска программада Евгения Медведева рекорд куеп, беренче урынны яулады.

Ирләр арасында ирекле программада Максим Коляда икенче урын алды.

Россия спортчылары әлегә команда турнирында икенче урында 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк