Логотип
Хәбәрләр

«Бүгеннән ак биттән башлыйм! Башлап карыйм...»

Кичә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның улы вафат булуына төгәл бер ел булган. Шагыйрә Салаватның каберенә зиярат кылып, рухына дога укып кайткан.

2020 елның 13 маенда танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби  тапкан иде. Ни кызганыч, сабый бу дөньяда 20 көн генә яшәп кала. Кичә нарасыйның вафат булуына төгәл бер ел узган. Шагыйрә Салаватның каберенә зиярат кылып, рухына дога укып кайткан.

«Хаҗга барып кылган догаларым кабул булды, әмма мәңгелек булсын диергә онытканмын ахрысы шул, мөһимлеген, кыйммәтен аңламаганмын... Ир дә бирде, бала да бирле Алла,әмма... Хәерлесе булсын.

Вакыт дәва диләр, Юк!!!

Бер ел узды... Тормыш чәлпәрәмә килде... Беркем гаепле түгел, язмышлардан узмыш юк. Менә мине көчле дисез, кайда икән соң ул көч?! Исламда булмасам, сабырлыгым җитмәс иде.

Хәерлесе булсын. Бүгеннән ак биттән башлыйм! Башлап карыйм...

Улыбызга, Салаватыбызга җан тынычлыгы, караңгы гүрләрен якты һәм киң булуын, җәннәттә очрашулар насыйп булуын телим. Алла! Рәхмәт! Кемнәр минем белән, Сезгә рәхмәт! Догада булыгыз», – дип язган ул инстаграм битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк