Логотип
Хәбәрләр

«Бәлки декретка китәрмен...»

Шушы көннәрдә Илмира Нәгыймова инстаграм битендә концертлар турында язма урнаштырган иде. Әлеге пост шактый комментарийлар җыйды.

Шушы көннәрдә Илмира Нәгыймова инстаграм битендә концертлар турында язма урнаштырган иде. Әлеге пост шактый комментарийлар җыйды.

«Нишләргә дә белмәссең. Концертларга тотыныргамы, юкмы... Бу пандемия белән билгесезлек... Ух!... Ябалармы, юкмы безне... Әле өстәвенә Русланның концертлар белән йөрисе килми. Минем киресенчә... Аллага тапшырдык инде. Бу елны мин үзем генә!» – дип яза җырчы.

Тамашачылар әлеге хәбәрне укыгач бераз күңелсезләнделәр. «Илмира бөтен кешедә Руслан җырлыйсы килмәгәнне аңлый. Моңарчы җырлаган бит, без сезне икегезне генә күрә алабыз. Руслансыз концерт була алмый, белмим мин хәзер билет аламмы, юкмы». «Үзегез беләсездер инде, ләкин анда мин булмыйм, диюгез аңлашылып бетми! «Быел син катнашмасаң, икенче елга мин дә катнашмыйм», дип принципка барасызмы? Минемчә, бу дөрес түгел! Русланның җырлавын бик яратам, сәхнәдән бөтенләйгә китмәсен!», – дип язалар. 

Илмира Нәгыймова: «Кем белә, бәлки декретка китәрмен», дип җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк