«Бүлмә калды, ә әти инде юк…»

Алсу Фазлыева әтисенә багышлап пост язган. Заманында җырчының әтисе балаларына тулай торакта бүлмә алган булган икән.
«Әти заманында үзе теләгән машинаны алмый, безгә – балаларына дип, тулай торакта 18 квадрат метрлы бүлмә алган иде. Бу вакыйгага 9 ел да үтеп киткән икән. Бүлмә калды, ә әти инде юк… Бүлмәне сатып, акчасын дүрткә бүлдек – әнигә, сеңлемә, энемә һәм миңа.
Бу пост белән нәрсә әйтәсем килә?! Минем өчен бүгенге көндә ул акчага караганда, әтинең рәхәттә яшәве күпкә кадерле булыр иде. Шөкер, акчасын эшлибез, эше генә булсын. Ә кайчандыр иномарка «Тайота Королла» турында хыялланган әтием, үзен мәхрүм итеп, балалар хакына яшәгән.
Гомер буе колхозда шофер булып эшләгән әтинең хыялында гына калды ул машина. Урының оҗмах түрендә булсын, Әтием!» – дип яза Алсу.
Нишләтәсең, әти-әни гомер буе «балам» дип яши шул...
Фото: @alsufazlyeva
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте