Логотип
Хәбәрләр

«Бүтән күрсәтер әйберең беттеме әллә?»

Инстаграм аша тамашачыларга артистлар тормышын күрсәтергә җайлырак.

Инстаграм аша тамашачыларга артистлар тормышын күрсәтергә җайлырак. Ни кызганыч, аларның бөтенесе дә артистларның уңышларына сөенә белмиләр. Дорфа телле инстачылар тиз арада шелтә белдереп, ачулы комментарийлар калдыралар.

Шушы көннәрдә җырчы Алсу Фазлыева инстаграм битенә улы белән үзенең бертуган энесе төшкән фотоны куйган һәм: «Охшаганнармы?» – дип кызыксынган. 

«Бүтән күрсәтер әйберең беттеме әллә?» – дип язган бер укучысы. Артист бары тик сәламәтлек һәм бәхет теләгән әлеге комментарийны калдыручы ханыма.

Азат Фазлыев та читтә калмаган, шаяртып: «Миңа охшатучылар булуы сөендерә», дип яза.

Безгә калса, уллары чыннан да Азатка күбрәк охшаган. Ә Сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк