Логотип
Хәбәрләр

«Бу бик авыр ел иде һәм мин түзмәдем». Цирк җитәкчесе эштә кала

Мәдәният министры цирк эшенә дәгъвалар булмавын билгеләп үтте.

Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинны эштән азат итү мәсьәләсе хакында фикер алышу булмаган. Бу карар тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк. Әмма алай да үз кандидатларын тәкъдим итеп шалтыратучылар булды диде министр.  Исегезгә төшерәбез, кичә социаль  челтәрдә Шәрифуллинның кабинетка керергә омтылуы, кулында пычак булуы турында видео таралды.  Бу хәлдән соң цирк җитәкчесе гафу үтенде: «Мин үз гамәлемне ялгыш дип саныйм. Гафу үтенәм. Бу бик авыр ел иде һәм мин түзмәдем», - диде ул. Хәзер  хезмәт тикшерүе үткәрү турында боерык чыгарылган.  Без бу вакыйганың барлык шартлары ачыкланачак. Иң беренче бу вакыйганың эш вакытында булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау кирәк.Шул ук вакытта ул республика Мәдәният министры цирк эшенә дәгъвалар булмавын билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк