Логотип
Хәбәрләр

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның кызларын котлыйбыз!

Бүген, нәкъ 14 ел элек, танылган җырчы белән алып баручы беренче тапкыр әти-әни булган көн. Шуның уңаеннан Ләйсән белән Булат инстаграм тасмаларында котлау посты урнаштырдылар. «Иртәнге 5 тулганда ка...

Бүген, нәкъ 14 ел элек, танылган җырчы белән алып баручы беренче тапкыр әти-әни булган көн. Шуның уңаеннан Ләйсән белән Булат инстаграм тасмаларында котлау посты урнаштырдылар.

«Иртәнге 5 тулганда калын тавышлы, рыжий чәчле, кыыыып- кызыл бәби таптым. Тавышың бөтен роддомга ишетелеп торды. Елау түгел, җырлау булгандыр инде ул, үсә башлагач та, өйдә дә, кибетләргә кергәндә дә гел кычкырып-кычкырып җырлый идең, оялып бетә идем», – дип искә ала Ләйсән.

Әти кеше дә кызына карата иң якты хисләр белдерде. «Таңсылу! Таңсылуым! Таңсылушкам! Нәни олы кызым: бу исемне сиңа үзем куштым! Һәрвакыт исеңдә тот, кызым: сиңа һәркайчан ярдәмгә килүче, сине һәрвакыт саклаучы, сине яратучы әтиең бар! Бәхетле бул, сабыем!», – дип язган Булат.

Котлауларга без дә кушылабыз һәм Таңсылуны туган көне белән чын күңелдән тәбриклибез! Бәхет, исәнлек-саулык, озын гомер һәм уңышлар телибез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official

Посмотреть эту публикацию в Instagram

@tansylu_official КЫЗЫМ??? КУЗ НУРЫМ??? Туган көнең белән сине??? Нәкъ 14 ел элек мин беренче тапкыр Әни булдым! Иртәнге 5 тулганда калын тавышлы, рыжий чэчле, кыыыып- кызыл бэби таптым. Тавышың бөтен роддомга ишетелеп торды? елау тугел җырлау булгандыр инде ул, усә башлагач та өйдә дә, кибетләргә кергәндә дә гел кычкырып кычкырып җырлый идең? оялып бетә идем? Син безнең гаиләнең кояшы, позитивчигы? һәрчак шундый булып кал, сеңелләреңә терәк бул? ЯРАТАБЫЫЫЗ? #тансылушка #кызым #туганкон #сднемрождения #14

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк