Логотип
Хәбәрләр

Булат Бәйрәмовны котлыйбыз!

Үткен телле популяр алып баручы Булат Бәйрәмов бүген үз бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә. Шатлыклы вакыйга уңаеннан, сөекле хатыны җырчы Ләйсән Гимаева Булатка матур теләкләрен җиткерергә ашыга.

Үткен телле популяр алып баручы Булат Бәйрәмов бүген үз бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә. Шатлыклы вакыйга уңаеннан, сөекле хатыны җырчы Ләйсән Гимаева Булатка матур теләкләрен җиткерергә ашыга.

«Туган көнең беләәәән. Җаным, мәхәббәтем, бөерем дип язмыйм яме. Ярты төнгә чаклы йокламыйча эчләр катканчы көлдергәнең өчен, авырлыклар килгәндә дә позитив була белгәнең өчен, кызларыбызга дус, яхшы әти булганың өчен хөрмәт итәм, просто шәп кеше син, яратам», – дип яза җырчы үзенең Инстаграм тасмасында.

Без дә барлык туган көн котлауларына кушылабыз. Булатка сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм яңа иҗади үрләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк