Логотип
Хәбәрләр

Чаллыда беренче интерактив музей эшли башлады

(Чаллы, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда беренче интерактив музей эшли башлады. Шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның этнографик музее интерактив экускурцияләр үткәрә башлады....

(Чаллы, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда беренче интерактив музей эшли башлады. Шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның этнографик музее интерактив экускурцияләр үткәрә башлады. Республика тарафыннан үткәрелә торган грантка нәкъ менә Чаллылылар лаек булган. 200 сум күләмендәге җиһаз бүген әлеге музейда үз урынын тапты.

Яңа ноутбуклар, видеопроектор, зур экраннар аша иҗат сараеның гына түгел, ә бөтен илнең тарихын өйрәнеп була. Балалар һәм яшьләр иҗат сараеның җитәкчесе Татьяна
Певгова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта базада материллар күп түгел, ләкин алар моның өстендә эшлиләр. Әлеге җайланма аша экскурция җанлы рәвештә бара,тарих белән танышырга килгән кешеләрне шул чорга барып кайту мөмкинлеге бар дип әйтергә була. Шунысын да әйтергә кирәк, этнографик музейга күбрәк мәктәп укучылары килә. Алар дәрес темасын ныгытудан башка, үзләренә бик күп яңалык ала, ә интерактив җайланма аша бу икеләтә уңайлы һәм кызыклы. Татьяна Певгова әйтүенчә, бу елны 9 проектны тормышка ашырыру планга кертелгән. Моның өчен этнографик музей, эзләнү эксподиция барышында табылган экспонатларны җыючы "Путь к Победе" һәм
"Журавли» музейларының базалары тупланачак.

 "Материаллар шактый", – ди оештыручылар. Мәсәлән, балалар һәм яшьләр иҗат сараеның этнографик музеенда гына да 20 ел дәвамында тупланып килгән 500 экспонат саклана. Алар шулай ук, Татарстан музейлары белән хезмәттәшлек итеп, тәҗрибәләрен өйрәнеп, үз чикләрен киңәйтергә планлаштыралар.

татар-информ

Фото: Шәһри Чаллы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк