Логотип
Хәбәрләр

Чиләбедә Бөтенроссия "Татар кызы" матурлык һәм зирәклек конкурсының өлкә этабы башлана

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсендә "Татар кызы-2018" матурлык һәм зирәклек бәйгесенең икенче туры узачак. Өлкә күләмендә иң гүзәл катнашучыларны сайлап алу 31 мартка билгеләнгән, дип х...

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсендә "Татар кызы-2018" матурлык һәм зирәклек бәйгесенең икенче туры узачак. Өлкә күләмендә иң гүзәл катнашучыларны сайлап алу 31 мартка билгеләнгән, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы. 

Бәйгенең беренче туры 28 мартка кадәр районнарда һәм шәһәрләрдә уздырылган. 

Өлкәкүләм конкурс исә ике этаптан торачак. Беренче өлешендә кызларның татар телен, мәдәниятен, тарихын белү дәрәҗәсен тикшерәчәкләр. 

Икенче өлештә катнашучылар үзләре белән таныштырырга - сәләтләре, кызыксынулары хакында сөйләргә тиеш була. 

31 марттан 15 июньгә кадәр "Татар кызы"ның финал алды конкурслары узачак. Шул вакыт аралыгында туташлар үзләренең белемнәрен, кул эшенә, аш-суга осталыкларын күрсәтергә, спорт һәм җыр-бию конкурсларында көч сынашырга, авыл тормышы белән таныш булуларын жюрига җиткерергә тиеш була. 

Әлеге бәйгеләрне уңышлы узганнар гына финалга юллама ала. 

Финал өлешенә әзерләнү 15 июньнән башлана. 

Матурлык һәм зирәклек бәйгесендә катнашучылар белән профессиональ белгечләр- татар теле укытучылары, вокал, хореография, актерлык осталыгы, сәхнә теле буенча осталар эшләячәк. 

"Татар кызы-2018" нең финалы июнь азагы - июль башына билгеләнгән. Анда 10-12 кыз катнашыр дип көтелә.  Чиләбедә иң матур һәм зирәк дип табылган кыз Казанда узачак бәйгегә юлланачак. 

Билгеле булганча, "Татар кызы" конкурсы Чиләбе өлкәсе татарларының брендына әверелде. Ул хәзер Бөтенроссия дәрәҗәсен йөртә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк