Логотип
Хәбәрләр

«Чирләмәгез, зинһар өчен!»: Салаватка ни булган?

Салават Фәтхетдинов – татар эстрадасының инстаграм сәхифәсен актив алып баручы артисталарның берсе. Ул еш кына укучылары белән тормышында булган хәлләр белән уртаклашып тора.

Салават Фәтхетдинов – татар эстрадасының инстаграм сәхифәсен актив алып баручы артисталарның берсе. Ул еш кына укучылары белән тормышында булган хәлләре белән уртаклашып тора.

Берничә көн элек аның инстаграмында янә видео пәйдә булды. Биредә артист берничә көн авырганы хакында белдерә. «Җәмәгать, мин берничә көн чирләп ятам. Хатын мине терелтер өчен нәрсә генә ашатмый. Менә балык каптырып кайткан «Ашан»нан. Барыгызга да исәнлек-саулык телибез! Чирләмәгез, зинһар өчен», – ди Салават.

Видео астында артистка укучылары да, хезмәттәшләре дә тизрәк терелергә теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк