Логотип
Хәбәрләр

Читтән торып уку: беренче көн

Коронавирус аркасында чыккан пандемиягә каршы тору сәбәпле Россиядә 28 марттан 5 апрельгә кадәр үзизоляция режимы кертелде.  Узган атнада РФ президенты Владимир Владимирович Путин әлеге режимны 30 апрельгә кадәр озынайтты.

Коронавирус аркасында чыккан пандемиягә каршы тору сәбәпле Россиядә 28 марттан 5 апрельгә кадәр үзизоляция режимы кертелде.  Узган атнада РФ президенты Владимир Владимирович Путин әлеге режимның вакытын 30 апрельгә кадәр озынайтты.

Үзизоляция режимы исәбеннән күп кеше өйдән эшчәнлеген алып барырга, ә балалар бакчалары махсус эш режимына күчәргә мәҗбүр. Бүгенге көннән башлап, мәктәп  балалары да дистанцион формада укуга керештеләр.

Шул сәбәпле, әти-әниләр һәм балаларга ниди кыенлыклар белән очрашырга туры килә, балаларга читтән торып уку авыр биреләме? Тәртип булсын өчен, гаилә әгъзаларына махсус көн тәртибе кирәкме? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны без дә эзләргә булдык.

Һичшиксез, читтән торып уку бераз кыенлыклар тудырып алды. Өйдән укыр өчен булдырылган платформаларга (Учи. Ру, Zoom) кайвакыт керә алмыйча азапланырга туры килде.  Бүгенге көнгә кадәр ул шулкадәр зур масштабта кулланылган система түгел. Күрәмсең, әлеге сайтлар берьюлы күп кеше куллануга яраклашмаган. Хәер, Татарстан Хөкүмәте генә түгел, Бөтен Россия мәктәпләре дистанцион эшли башлады. Шуңа әлеге мәсьәлә буенча хәзерге вакытта күп эш башкарыла һәм, тиздән барысы да яхшы эшләр дигән өметтә калабыз.

Әти-әниләр фикере буенча,  күпчелек авырлыклар психологик яктан барлыкка килә.  Өйдә уку шактый авыр бирелә. Һәрвакыт игътибар укудан тыш башка нәрсәгә юнәлергә мөмкин. Ул да булса – телевизор, яки суыткычта булган әни пешергән тәмле ризык... Бу очракта психологлар көн графигы булдырырга киңәш итә.

Психологлар кәгазь битендә көн тәртибен язарга һәм аны бала көн дәвамында күрә алсын өчен диварга эләргә киңәш итә. Иң мөһиме, бала уку, ял итү, гомумән көн тәртибен төгәл белергә тиеш. Бу  чаралар тәртип булдыру өчен зарур.

Көн гигиеник процедуралардан,  гимнастикадан, иртәнге аштан башланырга тиеш. Көн дәвамында ата-аналар баланың уку-укыту, уен, мөстәкыйль эшчәнлеген оештырырга тиеш. Әгәр дә ул мәктәпкәчә яшьтәге үсмер бала булса, ул билгеле дәрәҗәдә мөстәкыйль, шуңа күрә аның мөстәкыйль эшчәнлеген контрольдә тоту мәҗбүри түгел, ә менә кече мәктәпкәчә яшьтәге балаларга өлкәннәргә ярдәм кирәк. Кыскасы, үз-үзеңне оештыру да бик мөһим.

Мондый тәртип булу әтә-әниләр җилкәсеннән дә берникадәр йөкне төшерергә тиеш. Билгеле булганча, хәзерге вакытта күп кеше дистанцион эшли. Эшне оештыручы махсус график булган очракта һәркем үз эше белән мәшгуль булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк