Логотип
Хәбәрләр

Covid-19 вазгыяте начарлану сәбәпле, Россиядә массакүләм чаралар тыела

Россиядә коронавирус вазгыяте начарлануга бәйле рәвештә, күмәк чаралар гамәлдән чыгарылды.

Россиядә коронавирус вазгыяте начарлануга бәйле рәвештә, күмәк чаралар гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Массакүләм чаралар бөтен илдә туктатылды. Баш дәүләт санитария табибы карары нигезендә эпидемия процесс тенденциясенә карап кына уздырыла», — дип сөйләде ведомство җитәкчесе Хөкүмәт каршындагы Covid-19га каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында.

Попова илдәге эпидемия вәзгыятен бик киеренке дип атады. Аның сүзләренчә, ковидка каршы кагыйдәләр барлык төбәкләрдә дә кертелгән, әмма бүгенге көндә иң мөһиме әлеге чараларны үтәү. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручыларның артуы 2 гыйнварда ачыкланган.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк