Логотип
Хәбәрләр

Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә татар чәе серләрен ачтылар

(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген IT-паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә татарча чәй чәргә өйрәттеләр. Чәй эчү культурасы белән шөгыльләнүче компанияләрнең бер...

(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген IT-паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә татарча чәй чәргә өйрәттеләр.

Чәй эчү культурасы белән шөгыльләнүче компанияләрнең берсенең вәкиле Гадел Шәрипов Татарстанда һәр табынның чәйдән башка узмавын билгеләп узды. "Борынгыдан татарлар чәй эчүгә ияләнгән. Татар чәйне гел эчә, коры килеш кенә, тәм-том белән дә. Татарларга кунакка килсәгез, беренче булып өстәлгә чәй чыга. Чәй белән башлыйбыз, чәй белән төгәллибез, юкса, ашаган ризык үзләштерелмәячәк. Татарстанда ашауны чәй эчү белән генә дә алмаштырып була. Татар тәм томнары баллы, калорияләре күп, алар да тамакны туйдыра", - диде ул.

Шәрипов татар милли ашларыннан гөбәдияне аерып әйтте. Ул читтән килгәннәргә, белмәүчеләргә аның эчлеге нәрсәдән гыйбарәт булуын сөйләде. Кайвакыт гадәти эчлеккә майсыз ит фаршын да кушылуын әйтте. “Ипине ботка, ит белән ашыйбыз булып чыга, иртәнге аш, төшке аш кирәкмәскә дә мөмкин", - диде Гадел Шәрипов.

Гадел Шәрипов әйтүенчә, татар чәенең төп үзенчәлеге – ул бик куе булырга тиеш. "Әгәр каты итеп ясалмаса, татарларда “Мәскәү күренә бит, ник ясадың мондый чәй” дип әйтү гадәткә кергән. Татарлар элек-электән бик каты кайнар чәй эчәләр. Татарстанда чәйне аерым чәйнеккә пешерәләр, анда төрле үләннәр булуы мәслихәт. Чәйне элек-электән сөт белән эчү гадәте бар. Соңгы 70 елда сөтле чәй традицион инглиз чәе буларак та билгеле. Сөтне тәм өчен өстиләр дип санала. Чынлыкта Англиядә сөтне фарфорны бозмас өчен салганнар. Татарларда чын фарфор 6-7 процент кешедә генә булган. Татарларда сөт чәйне суытмавы да мөһим, чәй суынса, аны эчеп тә торасы юк", - ди татар чәе белгече.

Чәй белгече сүзләренчә, татарларда узып баручы, таныш булмаган кеше дә кадерле кунак кебек хөрмәтләнә. "Кунакка тәмле итеп чәй эчертергә тырышалар. Бүген дә сезгә авыл чәе эчерәбез. Аңа карлыган яфрагы, гөлҗимеш, бөтнек өстәлгән", - дип ул татарларның үлән җыелмаларында 127 төрле үлән булырга мөмкинлеген әйтте. "Еш кына татар үлән җыелмасында Татарстанда үсмәгән үләннәр дә була", - ди ул. Моны ул татарларның читкә чыккач та төрле үләннәр белән кызыксынуы зур булуы белән аңлатты. Гадел Шәрипов татар чәенә мәтрүшкә, мелисса, роза яфрагы, гибискус, ромашка, шалфей, чамбыр, лаванда һәм башкалар салып булуын да сөйләде.

Гадел Шәрипов татарларда чәйне үләннәр өстенә кайнар су салып ир-ат төнәткәнен әйтте. "Татарларда чәйне кайнатма, бал кабып эчкәннәр, чәйгә шикәр салу матур күренеш саналмаган, бу кара чәйнең тәмен үтерә дип саналган. Күп балалы гаиләләрдә шикәрне һәркемгә җиткерә алмаганнар. Шуңа аны өстәл өстенә бауга бәйләп куйганнар. Олырак кеше бауны селкетә, авызга туры килеп ялап өлгерсәң, шикәр белән чәй эчәсең, өлгермәсәң, шикәрсез генә эчәсең", - дип сөйләде ул.

Чәй белгече Татарстанда чәйне бөтен дөньядагы кебек эчмәүләрен дә билгеләп узды. "Кайбер урыннарда төнәтелгән чәйне 40 минуттан соң эчмәү гадәте бар, Татарстанда исә тәүлек буе, хәтта берничә тәүлек тә эчәргә мөмкин. Кич мунчадан соң чәй пешереп, аны иртән катырак итеп эчәргә мөмкин, кичкә ул тагын да куәтләнә. Тәме югалганчы шулай су өстәп эчәргә була", - диде ул.

Шәрипов әйтүенчә, Татарстанда өстәлдән чәй киткәне юк. Элек самавыр булса, хәзер чәйнек өстәлдән алып куелмый. "Татарлар кунакка кергәндә, күчтәнәчкә дип чәйгә әйбер алып бара. Шуңа күрә кемгә дә булса иртән кергәнсең икән, шунда ук чыгып китәм димә, көннең икенче яртысында гына чыгып китүең ихтимал. Татарстанда чәйне озаклап, берничә сәгатькә кадәр сузып эчәләр", - дип сөйләде ул.

Гадел Шәрипов татарларда чәй туе үткәрелүен, пешерелгән чәйне чокырга агызгач, кире чәйнеккә салып өйләндерү кебек гадәт булуын да әйтте. 

Интерактив мәйданчыкта кибет-музейда да чәкчәк, бавырсак, кош теле, ширбәт, казылык, каен җиләге, балан кайнатмалары тәкъдим иттеләр. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк