Озак яшим дисәң, нәрсә ашарга? 7 төп туклану продукты

Әгәр дә 90 яшькә җиткән яшәүчеләрнең яшәү рәвешен анализласаң, аларның туклану продуктлары охшаш булуын сизеп була. Озак яшәүчеләр нәрсәләр ашый икән соң ?

1. Миндаль чикләвекләре

Бу чикләвекләр май һәм аксымнарга бай. Аннан тыш, аны йогырт өстенә сибәргә, татлы ризыкка өстәргә, миндаль оны һәм сөте кебек төрле ашамлыкларда кулланып була.

2. Авокадо

Әлеге җиләк-җимештә фосфор бананнан караганда күбрәк. Башка файдалы матдәләр һәм яхшы майлар бар.

3. Кузаклы үсемлекләр

Алар холестерин һәм кан басымын тәртиптә тотырга булыша, аш кайнату органнарын яхшырта.

4. Җиләк-җимешләр

Җиләк-җимешләр антиоксидантларга бай. Алар картаюны акрынайта һәм төрле десертларга тәм өстәр өчен дә киң кулланыла.

5. Каһвә

Диабет куркынычын һәм кайбер яман шеш авыруларын киметә. Артык кулланмасаң, тәмләткечләр төркемендә сәламәтлекне яхшырта.

6. Шпинат

Шпинатта булган витамин яки минералларны санап бетерү мөмкин түгел. Ул фосфор, магний, тимер, кальций, В6, В9, С, Е һәм К витаминнарын тәшкил итә.

7. Йомырка

Аксымнар күп булу сәбәпле тамак ялгап алу өчен иң кулай вариант. Ул күзләр, баш мие һәм зифа буй өчен файдалы.

 

Фәнүзә Сираҗиева

Фото: pixabay сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
322
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы