Данир Сабиров: «Каршылыклар булуга карамастан минем хатыным булдың»
Бүген эстрадабызның юмор остасы, позитив фикерле артист Данир Сабиров гаиләсендә олы бәйрәм. Ул да булса – Данирның сөекле хатыны, чәчәк кебек матур ике кызчыкның әнисе Миләүшә Сабированың гомер бәйрәме.
Бүген эстрадабызның юмор остасы, позитив фикерле артист Данир Сабиров гаиләсендә олы бәйрәм. Ул да булса – Данирның сөекле хатыны, чәчәк кебек матур ике кызчыкның әнисе Миләүшә Сабированың гомер бәйрәме. Гаилә башлыгы сөекле хатынын 30 яшьлек юбилее белән ихлас тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерә. «Әнисе! Миләүшәм! 18 яшеңдә, каршылыклар булуга карамастан минем хатыным булдың. Мин 21 яшьлек олы йөрәкле, бернәрсәм булмаган егет идем. Менә инде сиңа 30. Юбилей! Әлегә хәтле шатлыкта да, кайгыда да, эштә дә, караватта да гел бергә булдык. Картлыкта да шулай булсын. Рәхмәт гадел булганыңа, балаларыбыз белән мине тәрбияләгәнеңә, әти әниеңә! Уйларыбыз, планнарыбыз дөньяга караш безнең гел туры килде. Киләчәктә дә шулай булсын. Кызларың өчен куанып, мужигыңны яратып яшә. I love you», – дип яза Данир үзенең Инстаграм тасмасында.
Комментарийларда да Данирга кушылып, Миләүшәгә матур котлаулар юллана.
Калганнар артистлар үзара талаша бирсен, ә без Миләүшә Сабированы гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Кызларыгызның игелеген күреп, тигезлектә гомер итәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарийлар
1
0
0
Туган конечно бн милэушэ апа
0
0