Дилә акча эшли?
Инстаграмда бераз язылучысы булган кеше бик теләп төрле марафон, аралашу, курслар оештыра.Бер сүз белән - акча эшли.
«Яңа елга яхшы фигура белән». Дилә Нигъмәтуллина язылучыларына шундый марафон тәкъдим итә.Хәзер үзеңне ярату, тормышыңны үз җаеңа көйләү, башкалар фикере белән яшәү, үзеңә таяну дигән төшенчәләр шулкадәр популярлашты, Инстаграмда бераз язылучысы булган кеше бик теләп төрле марафон, аралашу, курслар оештыра.Бер сүз белән - акча эшли. Популяр җырчы Дилә Нигъмәтуллиннаның да бу гамәлен күпләр бик үк яратып бетермәде, ахры. Авыр хәлдә калган кешегә төпле киңәш, юнәлеш бирү өчен тәҗрибә бүлешү генә җитәме икән. Кеше организмы бертөрле булмаган кебек, аның психологик үзенчәлекләре дә бар бит.«Мин махсус белем алам», - ди Дилә. Күпчелекнең фикере дә аңлашылмый. Бер яктан Диләне «җырчылар җырлап кына йөрсен иде, һәркемнең үз юлы» дип тәнкыйтьлиләр. Ә кайбер чыганаклар хәбәренә караганда, инде бу курслар тулысынча сатылып беткән.Пандемия, концертлар бер-бер артлы кичектерелгән көннәрдә төп азыгыннан мәхрүм калган артистларны да аңлап була, билгеле. Бу алар өчен бердәнбер табыш юлына әйләнә башлады. Ә сез нинди фикердә? Шәхес һәм аның хис-кичерешләре, психологиясе белән эшләгәндә укымышлы белгечкә мөрәҗәгать итәр идегезме яки инде үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан популяр артисткамы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк