Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина: «Артка тибеп чыгардылар, дип уйламый идем»

Эстрадада барган вакыйгаларның шау-шуы бөтен кешегә дә барып җитте бугай инде. Кемнең хаклы булуын гына белеп булмый. Җырчылар сәхнә артындагы пычракны халыкка чыгара башладылар. Ландыш Нигъмәтҗанова журналистлар белән булган очрашуда Дилә Нигъмәтуллинаның да исемен телгә алып узган икән. Шуңа ул инстаграмында язып чыкты.

Эстрадада барган вакыйгаларның шау-шуы бөтен кешегә дә барып җитте бугай инде. Кемнең хаклы булуын гына белеп булмый. Җырчылар сәхнә артындагы пычракны халыкка чыгара башладылар. Ландыш Нигъмәтҗанова журналистлар белән булган очрашуда Дилә Нигъмәтуллинаның да исемен телгә алып узган икән. Шуңа ул инстаграмында язып чыкты.

Диләне үз фамилиясен «Интертат»та күрүе аптырашта калдырган. Чыннан да ул «Барс Медиа» белән эшләгән. Контрактның срогы чыккач ул аны үз теләге белән озынайтмый. Контракты беткәнгә инде ун ел була, ләкин җырчы артына тибеп чыгардылар дип уйламый. «Барс Медиа» белән эшләгәндә төрле хәлләр булды, гөрләп эшләгән вакытлар да, аңлашылмаучанлыклар да. Күңеллеләре искә төшә никтер. Әмма ул узган, беткән. Хәзерге вакытта без алар белән коммерция шартларында хезмәттәшлек итәбез. Болай үзе проблемалар булды дип әйтә алмыйм. Динә Маратовна белән якыннан танышкан да юк», дип яза Дилә. Җырчы бу низагның ахыры хәерле тәмамлануын тели.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Временный пост! Вакытлыча пост! ⠀⠀⠀⠀ Хөрмәтле дуслар! Эстрадабыздагы соңгы вакыйгалар мине дә читләтеп узмады. Директка, ватсапка бик күп сораулар килә.. Журналистлар комментарийлар сорыйлар.. Әмма бер моментка корректировка кертмәкче идем. ⠀⠀⠀⠀ @intertat.tatar элетрон газетасында чыгарылган язмада минем фамилия да бар. Ландыш @landyshnigmatjanova үзенең журналистлар белән булган очрашуда минем исемне дә әйтеп китте. Чынлап та мин @bars_media компаниясе белән эшләдем. 2003 елдан алып 2010 елга кадәр. Минем контракт беткәч, мин аны үз теләгем белэн озынайтмадым. "Артка тибеп чыгардылар" дип уйламый идем, башкалар шулай дип уйласа да... Һәм контракт беткәнгә инде озакламый 10 ел була. Барс медиа белән эшләгәндэ төрле вакытлар булды, гөрләп эшләгән вакытлар да, аңлашылмаучанлыклар да... Күңеллеләре күберәк искә төшә ничек тер. Әмма ул узган беткән. Хәзерге вакытта мине алар белэн коммерция шартларында хезмәттәшлек итәбез. Болай узе проблемалар булды дип әйтә алмыйм. Ә Динә Маратовна белән якыннан танышкан да юк. ⠀⠀⠀⠀ Бу низагның ахыры хәерле генә булсын инде. Мин бары тик татулык өчен. Я за мир во все мире! ⠀⠀⠀⠀ Р.S. Ялгыш киткән хаталарга алдан ук гафу үтенәм. Бик ашыгып кына яздым ?????? ⠀⠀⠀⠀ Тагын шуны өстәп әйтәсе килә:без Ландыш белән бүген элемтәгә кердек. Мин аны әни буларак та, җырчы буларак та хөрмәт итәм. "Мин синең фамилиянне, Барс медиада эшләгән вакытта, "җаза "кичергән җырчы буларак, әйтем",- диде. Үткәннәрне искә төшерүнең хәере булмас. Аллахы тәгалә барысын да күрә бит ул. ⠀⠀⠀⠀ ⠀⠀⠀⠀

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк