Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина күптәнге серен ачты

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина нечкә биле, сылу гәүдәсе белән күпләрне сокландыра. Ләкин шушындый сылу гәүдәле булу өчен, артистка күп авырлыклар аша үтәргә туры килгән.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина нечкә биле, сылу гәүдәсе белән күпләрне сокландыра. Ләкин шушындый сылу гәүдәле булу өчен, артистка күп авырлыклар аша үтәргә туры килгән.

«Сеңлемнең туенда иң еш бирелгән сорауларның берсе: «Өстәлдәге тәм-томнарга кызыкмыйча ничек түзеп утырасыз?», «Әллә бер кисәк торт та кабып карамадыгызмы?», «Ничек шулай булдыра аласыз?» һ.б.

Бернинди сере дә юк.

Мин сезнең сорауларыгызны аңлыйм, элек үзем дә торт күрсәм, түзеп тора алмый идем. Әмма хәзер мин чыннан да андый ризыкларга битараф. Камыр ризыкларына, колбаса, конфетларга тыныч кына карап тора алам.

Мин аларны башкача күрәм. Андый ризыкларның организмга нинди йогынты ясаганын аңлыйм. Шуңа күрә яңадан шушы юлга басарга теләмим.

Мин бу адымга озак килдем, күп ялгышлар һәм тәҗрибә аша. Әмма хәзер мин катгый диеталарда утырмыйча гына артка тәгәрәмәү ысулларын төгәл беләм», – дип яза җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк