Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина тормышы турында китап яза

Күптән түгел Дилә Нигъмәтуллина китап язуы хакында инстаграм бите аша җиткерде. Дөрес аңлавыбызча, китап автобиографик стильдә булачак.

Күптән түгел Дилә Нигъмәтуллина китап язуы хакында инстаграм бите аша җиткерде. Дөрес аңлавыбызча, китап автобиографик стильдә булачак.

«Ниһаять үземнең китабымны яза башладым. Бер кечкенә генә өлешен Казахстандагы дустыма җибәргән идем, иртәнге 6га кадәр йокламыйча укып яттым, ди. Иптәш кызыма укыттым, ул укый-укый метро станциясен үтеп киткәнмен, дип язып җибәрде.

Сезгә дә бер өлешен куярга дип куллар кычытып тора.Әмма куркыта...» – дип яза Дилә.

Җырчының инста-дуслары әлеге хәбәрне шатланып кабул иттеләр.

«Сезнең белән «Эй, язмыш, язмыш» елый-елый караган идек. Бик тә укыйсы килә, куегыз»;

«Көтәбез!»;

«Куй, әлбәттә! Рәхәтләнеп укырбыз», – дип комментарийлар калдырганнар әлеге пост астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк