Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина тәрбиягә бала алырга җыена

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина ятимнәр йортыннан тәрбиягә бала алу турында теләге белән уртаклашты. Моның өчен ул ятим бала алырга теләүче гаиләләр өчен әзерлек мәктәбендә курсларда белем туплый.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина ятимнәр йортыннан тәрбиягә бала алу турында теләге белән уртаклашты. Моның өчен ул ятим бала алырга теләүче гаиләләр өчен әзерлек мәктәбендә курсларда белем туплый.

«Якынча 10-11 ел элек, концерт белән балалар йортына килгәч, миндә тәрбиягә бала алырга теләге уянды. Киләчәктә кайчан да булса, һичшиксез, моңа ирешәчәкмен дип ышандым.

Әгәр дә минем башыма берәр фикер килсә, аны тормышка ашырганчы мин тынычланмаячакмын. Озак еллар буе бу теләкне күңел түрендә йөрттем. Күптән түгел генә мин хыялымны чынга ашырырга вакыты җитүен аңладым.

Бу әле минем юлымның башы гына. Әлеге темага яңадан әйләнеп кайтырбыз. Миңа уңышлар теләгез!» – дип уртаклаша ул инстаграм сәхифәсендә.

Исегезгә төшереп китик, беренче никахыннан җырчының Сәфинә исемле кызы үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк