Логотип
Хәбәрләр

Диләрә Илалетдинованың гаиләсендә зур югалту

Җырчы Диләрә Илалетдинова гаиләсенә зур кагйгы килгән. Бүген аның әбисе бакыйлыкка күчкән.

Җырчы Диләрә Илалетдинова гаиләсенә зур кайгы килгән. Бүген аның әбисе бакыйлыкка күчкән.

«Эх, әбием, әбием... Бүген якты дөньялардан китеп бардың. 94 яшеңне тутырып, җаның теләгән соңгы ашларыңны укытып китеп бардың. Рәхмәт сиңа безне үстереп, яхшы әби булуың өчен! Син бәхетле әби, онык-оныкчаларыңны күрдең. Кайтып синең белән бәхилләшергә өлгердек, сөйләштек,Аллага шөкер. Тыныч йокла, риза булып кал, әбием. Хәзер син бабай белән инде, сөенгәндер бабай. Урының оҗмахта булсын, Раббым!» – дип яза җырчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк