Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина: «Без бала турында уйламый да, теләми дә идек. Мин бала тапмыйм, болай да рәхәт дия идем»

Җырчы Зәмирә Рәҗәпованың «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына интервью биргән.

Җырчы Зәмирә Рәҗәпованың «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына интервью биргән.

«Безне чынлап та музыка берләштерде. Ул вакытта безнең мәхәббәт бик матур иде. Һинд киноларындагы кебек, җырлар язарлык, бик күп җырлар да язылды бит инде. Аңа 20, миңа 23. Ул да студент, мин дә. Мин концертка әзерләнә идем, үземнең альбомны әзерләгән вакытта аранжировкалар эшли-эшли кавышып та куйдык.

Рәхәт чак. Сафинә алты елдан туды. Без бала турында уйламый да, теләми дә идек. Мин бала тапмыйм, болай да рәхәт дия идем. Шундый вакытларым бар иде, хәтта ышанасы да килми. Әни, туганнар әйтә башлагач кына, уйнап кына «бәлки бала табаргадыр» дип, уйнап кына таптык. Җиңелчә генә. Әйдә-әйдә дип. Туй да шулай булды. Марат җиңел кеше. Конфликтларны яратмый, алардан китә. Конфликтсыз узды тормыш».

Бу хакта тулырак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк