Логотип
Хәбәрләр

Дөнья болай бара алмый!

"Хатын-кыз берничә ир-ат белән яши икән, аның аңында һәрберсе турында истәлек саклана. Гаилә корып яши башлаган очракта да, ул ирләр аңа тыныч яшәргә ирек бирми, үзләре турында «искә төшереп», борчып тора".

Хәтерләсәгез, узган санда без «Матурлык турында» дигән яңа сәхифә башлап җибәрдек. Әйдәгез, «Кыз абруе – кыл өстендә, кылдан төшсә – юл өстендә» дигән мәкаль белән дәвам итик әле. Бу хакта күренекле кешеләребез фикерләрен ишеттерү максатын да куйдык. Кунагыбыз  – танылган драматург Мансур Гыйләҗев.

Мансур Аязович, бик тә четерекле мәсьәлә турында сөйләшергә чакырдым.

Мине борчыган тема бу, сөйләшик.

Татар кызы язмышы кем кулында?

Хәзер мине күпчелек «Мансур картайган, ул дөньяны аңламый, артта калган» дип сүгәчәк. ТНВ каналында бер тапшыруга чакырдылар. Үз фикеремне әйттем. Шуннан чыккан сүз бу. Ул вакытта «гражданский брак» белән яшәүчеләрне хурлап чыккан идем. Берничә ир белән яшәп алган, берничә фатир алыштырырга өлгергән кызлар турында әйттем бугай. Вакыт тиз уза бит ул, менә берзаман бу «туташларга» 35 яшь тулып китә. Ә сүз таралган, ул хатын-кызның язмышы турында күпләр хәбәрдар, кемнең үз тормышын мондыйлар белән бәйлисе килсен?! «Мансур Гыйләҗев мәхәббәт дигән нәрсәне аңламый, тапшыру герое үз ярын эзләгән!» – дип каршы төштеләр миңа. Шулай сөйләшә торгач, мин моның сәбәбен аңлап алдым: каршымда утыручылар үзләре шул юлны үтүчеләр икән ләбаса!

Мансур абый, кайда карама ир белән никахсыз торучылар үз тормышларының рәхәт, мәшәкатьсез булуы турында сөйли бит... Кызыгалардыр.

Шуңа күпчелек дәррәү кубып каршы чыкты да бит инде. Минем фикер һәм ул үзгәрешсез – хатын-кыз саф булырга тиеш. Бу миллиард еллар дәверендә тупланган традиция. Сафлык – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән хәзинә. Безнең әниләр, әбиләр шулай яшәгән. Ике хатын-кыз сөйләшә. Кызың кияүгә чыктымы әле дип сорашалар бер-берсеннән. «Әй, шул инде, торалар инде, гражданский брак бит инде хәзер», – дип җаваплашалар. Элек бу зина кылу дип атала иде. Фахишәләр элек тә булган, диярсез, әйе, әмма бу очраклы күренеш саналган. Алар язмышыннан башкалар акыл, гыйбрәт алган. Шул рәвешле. хатын-кызга исән калырга, русча әйткәндә, «выживать» итәргә кирәк булган. Ә хәзер матур гаилә кору очраклы хәлгә әйләнеп калды. Әллә гаилә тормышыннан ләззәт алып яшәп булмыймы? Әбием үз ирен никах туенда күргән. Нәселен белешеп димләгәннәр аны. «Яратмасам биш бала тапмас идем», – диде. Менә бит нинди фәлсәфә! Ә бер ятактан икенчесенә күчү мәхәббәт була диме?

Фаҗигасе нидә?

Хатын-кыз үзен кадерләми, гаилә институты таркала, буыннарны бәйли торган әдәп-әхлак мөнәсәбәтләре җуела. Заманнан артта калу билгесе түгел бу! Үземне заманча фикерли торган акыллы кеше дип саныйм. Ялгыз дусларым күп, чибәр затлары атна саен алышына, куып чыгарып булмый дип зарланалар. Үзләренең шәхси тормышлары барып чыкмаган, балалары читтә яши, күрешмиләр диярлек.

Гаеп берьяклы гына түгел...

Мин аларны хупламыйм! Оныкларыгыз турында уйлап карагыз бераз, аларга шушы тормышны теләр идегезме, дим. Мәгълүмат кан аша бара, ул балаларга гына түгел, киләсе буыннарга тапшырыла, синең хата оныкларыңда кабатланырга мөмкин... Күп хатын-кыз белән аралашу ул көч күрсәткече түгел, бердәнберең каршында расла ул көчне. Янәшәңдәге тормыш иптәшең еллар үтү белән үзгәрә, шул үзгәрешләрне күзәтү һәм бәяли белү кызык миңа...

Ә бу тенденцияне үзгәртү юллары бармы икән?

Хатын-кыз берничә ир-ат белән яши икән, аның аңында һәрберсе турында истәлек саклана. Гаилә корып яши башлаган очракта да, ул ирләр аңа тыныч яшәргә ирек бирми, үзләре турында «искә төшереп», борчып тора. Шуннан үз иреңне алар белән чагыштыру, «ул болай итәр иде» дигән уйлар көрәше башлана. Күп кенә бәхәсләрнең нигезе – чагыштыру. Шуңа күрә, хатын-кыз бер генә ир белән мөнәсәбәтләр корырга тиеш, башкалар борчымасын... Әмма бу коронавирус чире юкка барлыкка килмәде, ул мондый намуссыз бәйләнешләрне юк итәр дигән өметтә мин. Дөнья болай бара алмый. Ирекле тормыш бушлык упкынына тарта, ә аска тәгәрәү бик җиңел эш.

Ихлас мөнәсәбәтләрне хәзерге заманга яраклаштырып карыйк әле, ничек күзаллыйсыз?

 Очрашсыннар, үбешсеннәр, интексеннәр! Аннары өйләнә ул, ник фатирына күченергә? Хатын-кыз гаиләсенә, иренә ябышып ятсын. Менә минем әни. Әтием – Аяз Гыйләҗев бик җайлы кеше булганмы әллә? Һич юк! Авыр холыклы әтиемә җайлаша белгән, тугрылык саклаган, шуның белән бәхетле булган! Әниемә язмышы өчен оят түгел, ул әтине сагынып яши, моннан да зур горурлык бармы, ә безнең өчен аларның гаиләсе – үрнәк! Хәзер фашистик пропагандадан да көчлерәк үзгәрешләр бара. Ул психолог дигәннәре – дошман, хатын-кыз ирекле яшәргә тиеш дип акыл сатучылар үзләре ни дәрәҗәдә бәхетсез җаннар икәнен белсәгез! Аларның «иң бәхетле көнең – бүген» дигән мәгънәсез фәлсәфәләренә ышанмагыз. Мәхәббәт эзләп имансыз тормышта яшәмәгез, чын күңелдән җиткерәсе килгән фикерләрем бу.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Мансур абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк