Логотип
Хәбәрләр

Эльмир Низамовның Мәскәүдә концерты узды

Шушы көннәрдә Мәскәүнең «Зарядья» мәдәни-агарту үзәгенең кече залында «Я композитор!» дигән махсус программа кысаларында Татарстанның киң танылган композиторларының берсе – Эльмир Низамовның шәхси концерты узды.

Шушы көннәрдә Мәскәүнең «Зарядья» мәдәни-агарту үзәгенең кече залында «Я композитор!» дигән махсус программа кысаларында Татарстанның киң танылган композиторларының берсе – Эльмир Низамовның шәхси концерты узды. Ике сәгать эчендә Низамовның композицияләре OpensoundOrchestra кыллы оркестры һәм Зур театр солисты Альбина Латипова башкаруында гына түгел, мөстәкыйль рәвештә дә яңгырады. 

Әльмир Низамов сүзләре буенча, әлеге концерт 2020 елның 18 сентябрендә узарга тиеш булган, ләкин пандемия чикләүләре аркасында концерт нәкъ 2021 елның 18 сентябренә күчерелгән.

Әгәр дә концертка килергә теләгән, әмма килә алмаган кешеләр булса, «Youtube»та концертның тулы видеоязмасы бар. Моның өчен «Эльмир Низамов – Мин композитор» «Youtube»та дип кертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк