Логотип
Хәбәрләр

Эльмир Низамовта яңалык!

Курчак спектакле “Алтын битлек” театр премиясенә дәгъва итә.

«Мелодия» фирмасы татар композиторы Эльмир Низамов музыкасының цифрлы альбомын чыгарган.

«Эльмир Низамов. Семь прелюдий для струнного квартета» дип аталган пластинка март азагында дөнья күргән. Альбомга композиторның “Әкият” курчак театрындагы “Адәмнәр” спектакленә язган музыкасы кергән.

«Квартет өчен җиде кереш» – кешенең физик үлеменә кадәр аның кешелеклелеге юкка чыгу фаҗигасен ачып бирүче әсәргә параллель музыкаль рәт” дип тасвирлана релизда.

Музыкаль альбом “Әкият” курчак театрында 2021 елның 21 июнендә яздырылган.

Бүген һәм иртәгә “Адәмнәр” спектакле Мәскәүдә уйнала. Курчак спектакле “Алтын битлек” театр премиясенә дәгъва итә.

“Адәмнәр” – Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повесте нигезендә куелган спектакль. Ул Идел буендагы ачлык темасын ача. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев, дип яза татар информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк