Логотип
Хәбәрләр

Эльмира Кәлимуллина: «Бер үкенеч...»

Ә иң көтелмәгәне – тормыш иптәше белән бер сәхнәдә вальс әйләнүе булгандыр…Тамаша биюле чыгышларга, истәлекләргә, чәчәк бәйләмнәренә бай булды...

«Голос» проекты финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның «сольный» концерты узды. Санитар-эпидемиологик вәзгыять чарага бераз чикләүләр кертте, әлбәттә. Залның 50 процентын гына тутыру  рөхсәт ителде. Эльмира әллә ничә күлмәк алыштырып азапланмады, концертны да татар һәм рус телләрендә үзе алып барды. Ә иң көтелмәгәне – тормыш иптәше белән бер сәхнәдә вальс әйләнүе булгандыр…Тамаша биюле чыгышларга, истәлекләргә, чәчәк бәйләмнәренә бай булды.  Әмма җырчы бер үкенече белән уртаклашты. Эльмирага Яр Чаллы һәм Әлмәттәге концертларын күчерергә туры килгән…билгесез вакытка…  Ә сез Эльмира башкаруында нинди җырны яратып тыңлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк