Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей Куштау хакында үз фикерен белдерде

Соңгы көннәрдә Куштау шиханын яклаучыларга татар эстрадасының артистлары да кушылдылар. Күпләр Элвин Грейның бу хакта берни дә язмаганына аптырадылар.

Соңгы көннәрдә Куштау шиханын яклаучыларга татар эстрадасының артистлары да кушылдылар. Күпләр Элвин Грейның бу хакта берни дә язмаганына аптырадылар.

«Куштау!

Мине күп кеше «Куштау яшә!» дигән постлар язмауда гаепли. Ни өчен мин бу хакта үз фикеремне белдермим соң? Чөнки мин корбаннар булуын теләмим. Башкортстандагы халыкка бер шырпы төртү дә җитә, кабынып китәргә генә торалар. Бу хакта барлык кеше дә белә. Үземнең фикеремне аңлатырга тырышып карыйм.

Куштауны эшкәртү буенча документларга инде ике ел элек кул куелган иде. Ул вакытта бу хәл беркемне дә борчымады. Хәзер югарыдагылар арасында каршылыклар килеп чыкты. Шулар аркасында халык зыян күрергә тиеш түгел дип уйлыйм. Пандемия аркасында икътисад аяныч хәлдә. Ничектер моны хәл итәргә кирәк, ә Куштау республика бюджетына миллиардлар китерәчәк. Меңләгән эш урыны. Куштауны бирү бирмәү соравы инде күптән хәл ителгән. Хәзер шоу-бизнес артистлары бу хәлдән үзләренә хайп эшләмәкче булалар, проблеманың эчен белмиләр. 

Митингларга чыгучылар табигатькә зыян салмыйча гына тауны куллануны сорыйлар. Бу дөрес тә. Ләкин халык белән манипулировать итәләр дип уйлыйм. 

Мин дә Куштау яклы, ләкин аек акыл белән эш итәргә кирәк. Мин үзем бу сорауны хәл итүдә катнашырга әзер, ләкин Республика файдасына гына. 

Хейтерлар мине сатлыкҗан дип атадылар, бу алай түгел. Мин туган илемне яратам, ләкин аек акыл белән эш итәргә кирәк», – дип фикерен белдерде Элвин Грей.

Ә Сез Радик фикере белән килешәсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк