Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грейның әнисе: «Рәхәткә чыктым»

Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның Казанда концерты узды. Концертка Данир Сабиров белән Элвин Грейның әнисе Нәфисә ханым да килгән булган. Шул исәптән, Данир инстаграм-сторисына кыскача әңгәмә урнаштырган.

– Нәфисә апа, никахларны гөрләттек бит инде. Ничек соң, өйләнгән малай белән өйләнмәгән малай арасында аерма сизелә башладымы?

– Мин аны Африкадан кайткан көнне үк сиздем. Кешенең гаиләле икәне сизелде. Бер-берсе белән киңәшмичә, сөйләшмичә ниндидер эшне башламыйлар. Шунысы ошады. Минем күңелем тыныч хәзер. Бүген төнлә гастрольләргә чыгып киттеләр. Бөтен әйберләрне икесе бергә әзерләде. Үзе генә булганда, әйберләрен мин тутырыша идем. Рәхәткә чыктым. Киленем бар, Аллаһка шөкер, – дип җавап бирә Нәфисә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк