Логотип
Хәбәрләр

Эмиль Талипов мәктәптә иң яхшы идән юучы булган

Хозур ТВ телеканалында «Хәерле сәгатьтә» тапшыруының кунагы Эмиль Талипов иде. Алып баручы Резедә Сәләхова аңа кызык сорау бирде, мәктәп елларында Эмильдән дә яхшы идән юучы булмаган икән. Бу хакта Эм...

Хозур ТВ телеканалында «Хәерле сәгатьтә» тапшыруының кунагы Эмиль Талипов иде. Алып баручы Резедә Сәләхова аңа кызык сорау бирде, мәктәп елларында Эмильдән дә яхшы идән юучы булмаган икән. Бу хакта Эмиль үзе «Бездә ике битлек дәфтәрдән торган раппорт бар иде. Шунда кемнең икеле алганын, тәртип бозганын, кемнең соңа калганың язып куялар иде. Мәктәптә һәр дүшәмбе була торган линейкада безнең директорыбыз бөтен халык алдына чыгып укый иде. Минем бит әле әтием дә укытучы, безгә икебезгә кызарырга туры килә иде. Башта мин кызарам, аннары әти бүртенә, аннары эләгә. Безнең сыйныф җитәкчесе шул раппортка эләккән кешеләргә идән юдырта иде. Әйбәт укыган кеше беркайчан да идән юмады, чөнки аңа чират җитми. Шуңа күрә минем һөнәрем бар, андый мондый була калса», дип көлә.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк