Логотип
Хәбәрләр

Фердинанд Фәтхи авыр кайгы кичерә

Казан шәһәр филармониясе коллективы Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең авыр кайгысын уртаклаша. Бүген аның әнисе, Фәттерахманова Саяра Гыйбадулла кызы вафат булды.

Казан шәһәр филармониясе коллективы Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең авыр кайгысын уртаклаша. Бүген аның әнисе, Фәттерахманова Саяра Гыйбадулла кызы вафат булды. Саяра апа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча районының мактаулы гражданины, тыл ветераны иде.

Фердинанд әфәнде, нык булыгыз, шушы авыр көннәрне кичерергә күркәм сабырлыклар телибез.

«Әнием белән мәңгегә аерылыштык. Авыр туфракларың җиңел булсын, урының җәннәт түрләрендә булсын, җаным, хуш бәхил бул!!!» – ди җырчы.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эниегезнен Урыны жэннэттэ булсын, авыр туфрагы, ятар Урыны кин булсын, амин, амин. Бик авыр инде Эни не югалту, Сезгэ сабырлык телим. Аллаhы тэгэлэ ярдэменэн ташламасын.