Логотип
Хәбәрләр

Филүс Каһиров: «Халкыбыз бераз концертлардан ял итеп торсын»

«Интертат»та чыккан интервьюдан өзек.

– Филүс, коронавирус җырчыларның кесәсенә сугадыр?

– Суга инде. Концертларны күчерергә туры килде. Рестораннар ябыла, мәҗлесләр үткәрелми. Безнең кесәгә генә бәрми. Авиакомпанияләр дә зыян ала. Минем дә концертларым булырга тиеш иде. Тамашаларны күчереп торырга туры килде. Исән-сау булсак, март, апрель аенда булырга тиеш концертларны май аенда үткәрербез. Вирусның кайчан бездән китүен беребез дә төгәл белми. Ярый, халкыбыз бераз концертлардан ял итеп торсын. Хәзер бит көн саен концерт куялар.

– Концерт куючылар күбәеп китте шул, әйеме?

– Әйе, җырлаучылары да, җырчылары да гөмбә урынына үсә хәзер. Әле тагын бер әйбер әйтеп китәсем килә: апрель аенда Европада концертлар куярга тиеш идек. Беренче тапкыр төркемемне шул якларга алып чыгыйм, дигән идем. Германия, Чехия, Австрия илләрендә концерт куярга тиеш идек.

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк