Филүс Каһиров ярдәм сорый

Бүген ул футболкасын да кия алмый икән.

Җырчы Филүс Каһиров, футбол уйнаганда җайсыз егылып, кулын имгәткән.

«Бездә менә шундый хәерле иртә. Филүс футболкасын кия алмый. Кичә футболдан яралы солдат кебек кайтып керде», – ди Филүснең  хатыны Эльмира.

«Футбол уйнаганда аска килеп керделәр дә чыгып очтым, иңсә белән килеп төштем. Кул ни алга, ни артка йөрми. Сынмаган диделәр, ләкин сеңерләре тартылган булуы ихтимал. Алда эшләр дә бик күп, концертлар көтелә, клиплар төшерәсем бар», – дигән Филүс Каһиров үзе.

«Мондый очракта кая барырга, кем ярдәм итә ала, бәлки, яхшы массаж ясаучыларны беләсездер. Зинһар, язып җибәрегез әле», – дип, виртуаль дусларына да мөрәҗәгать иткән җырчы.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
778
1
0
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 29 июль 2021 - 06:27
    Без имени
    Нинди массаж?Киресенчэ, тынычлык кирэк.Яхшы бальзам сортегез дэ, бэйлэп куегыз. Спортчылар очен диелгэн бальзамнар яхшы! Бездэ бар!
«Бөтенесе ишетсен!»: Иркә яңалыгы белән уртаклашты
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы