Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаевтан яңа эстафета

Соңгы арада татар эстрада артистлары шаярып эстафетада ярышалар. Фирдүс Тямаев башлап җибәргән эстафетада Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов та катнашып алдылар. Ләкин Фирдүс йөгерү эстафетасында гына...

Соңгы арада татар эстрада артистлары шаярып эстафетада ярышалар. Фирдүс Тямаев башлап җибәргән эстафетада Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов та катнашып алдылар. Ләкин Фирдүс йөгерү эстафетасында гына туктап калмады, яңа ярыш игълан итте.

Җырчының инстаграм сәхифәсендә яңа видео пәйдә булды. Биредә артист ачы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә эстафетаны җибәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, артист шактый түземле икән: ул рәттән ике борыч ашый. Моннан тыш, ул янә бер видео яздыра, анда да җырчы тагын бер борыч авыз итә һәм Элвин Грейга да тәкъдим итә: «Иван Греем калган икән! Элвин Грей, киттек!», ди ул.

Элвин Грейдан башка эстафетага Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Ришат Төхватуллин, Әнвәр Нургалиев һәм Азат Фазлыев катнашырга чакырылды. Йолдызларның кайсысы эстафетаны дәвам итәрме икән?

Бу видеоларның берсен Сез аста карый аласыз.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк