Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Туганым, гафу ит мине»

Энекәш белән аның хәтле ыгы-зыгы булганы юк. Без аның белән гел бергә эшләгәч, сүзгә-сүз килгән юк. Бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Ә менә апа белән аена бер-ике тапкыр бәргәләшеп алабыз.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертында туганлык мөнәсәбәтләренә багышланган җырын тәкъдим итте. Җырны башкарыр алдыннан артист үзенең туганнары турында сөйләде. «Без гаиләдә 3 туган: бертуган апам, мин һәм энекәш. Энекәш белән аның хәтле ыгы-зыгы булганы юк. Без аның белән гел бергә эшләгәч, сүзгә-сүз килгән юк. Бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Ә менә апа белән аена бер-ике тапкыр бәргәләшеп алабыз. Ул сездә дә бар, бездә дә бар. Ләкин, ахыры шулайрак бетә: мин-минлек (горурлык) барлыкка килә һәм кем беренче килеп гафу үтенер микән дип көтеп йөри башлыйбыз. Әни дә, туганнар да әйтеп карый, алай ярамый, талашмагыз, дип. Юк, ул мине үпкәләтте, килсен дә беренче гафу үтенсен, дибез».

Туганнар белән исән чакта дус яшәргә өнди җырчы, кем генә гаепле булса да, туганлык мөнәсәбәтләрен саклап калыр өчен гафу сорый белергә кирәк, ди артист.

Туганнарыбыз белән тату яшик, дуслар. Ә без сезгә Фирдүс Тямаевның концертыннан өзек тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк