Гүзәл Уразовага клипны Газовик төшергән

Бүген Гүзәл Уразованың өр-яңа иҗат җимеше «Сөю фәрештәсе» җыры дөнья күрәчәк. Әлеге видеоны бүген кич You tube каналында карарга мөмкин булачак, – дип яза җырчы үзенең инстаграм аккаунтында.
«Күптән түгел бу видеоны төшерергә кастинг уздырган идек. Бер матур кызны сайладык. Ничек килеп чыккан икән?», – дип тамашачыларының фикерләрен сорый җырчы. Шунысы кызык, әлеге клипны профессионал төшермәгән. Видео авторы – һөнәре буенча Газовик икән! Менә шундый «фарш», дуслар!
Җырына килгәндә, Гүзәл «а-ля 80-ые бер җыр эшлисе килгән иде», – дип уртаклашты.
Түземсезлек белән премьераны көтәбез!
Фото – җырчының шәхси аккаунтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте