Гүзәлем һәм Салават кызык хәлгә калган!
Артист тормышы маҗараларга бай инде ул. Шушы көннәрдә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да кызык хәлдә калган. Җырлы гаилә концерт буласы көнне бутаган һәм буш мәдәният йортына барып кергән! Бу хак...
Артист тормышы маҗараларга бай инде ул. Шушы көннәрдә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да кызык хәлдә калган. Җырлы гаилә концерт буласы көнне бутаган һәм буш мәдәният йортына барып кергән! Бу хакта Гүзәлем үзенең Инстаграмында хәбәр итте.
«Матурланып, бизәнеп-ясанып, костюмнарны алып килдек без Биектауга хәйрия концертына. Ләкин анда бер кеше дә юк иде. Чөнки кемдер даталарны бутаган», — дип сөйли Гүзәлем видеода. Ә Салават акланып: «Аның каравы без мәдәният йортының каравылчысының кәефен күтәрдек. Рәхәтләнеп көлде ул бездән», — ди.
Миңнехановларга игътибарлырак булуларын телибез! Әле ярый, концерт дип уйлап, Мәскәүгә китеп бармаганнар!
Видеоны сылтама аша үтеп карарга мөмкин: tmtv-online.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк