Логотип
Хәбәрләр

Габдулла Тукайның әдәби музеенда төзекләндерү эшләре тәмамланды

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда ремонт-реставрация эшләре тәмамланды. Яңартылган музей сентябрь аенда эшли башлар дип көтелә. Бу хакта Габдулла...

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда ремонт-реставрация эшләре тәмамланды. Яңартылган музей сентябрь аенда эшли башлар дип көтелә. Бу хакта Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

“Тукай музеена халык күп йөри. Иң еш кунаклар - мәктәп укучылары, сәнгать әһелләре, чөнки музей - татар әдәбияты дәресләре һәм иҗади кичәләр уздыру өчен алыштыргысыз урын. Соңгы елларда илнең төрле почмакларыннан килгән туристлар өчен дә Тукай музеен күреп китү күркәм гәдәткә әйләнде. Тукай мирасына ихтыяҗ зур, шуңа күрә музей бар яктан уңайлы, затлы булсын өчен тырыштык”, - дип билгеләп узды ул.

Гүзәл Төхвәтова музейга килгән бер төркем журналистны ремонт эшләре белән таныштырды. “Ремонт эшләрен башкарып чыгу күп көч таләп итә. Бу бер көнлек кенә эш түгел. 2017 елның язында ремонт эшләре башлап җибәрдек. Бер ел эчендә шактый күп эш башкарылды. Тиздән экспозиция төзү, Тукай иҗатын халыкка әзерләү эшенә тотынырга уйлыйбыз. Яңа материаллар туплыйбыз. Музейны төрле китап, фотосурәтләр белән баетачакбыз”, - диде ул.

Музей директоры сүзләренчә, яңа музейда Тукай лауреатларына да урын биреләчәк. Аерым залда Фатыйх Әмирхан, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гафур Коләхмәтов, Хөсәен Ямашев, Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр кебек Тукай белән аралашкан шәхесләрнең шәхси әйберләре, гаиләләрендә сакланып калган җиһазлары тәкъдим ителәчәк.

Гүзәл Төхвәтова музейда электрон технологияләр кулланылачагын да әйтте. Тукайга багышлап төшерелгән киносценарийлар, опера һәм балет театрыннан өзекләр, кайбер китаплар электрон технологияләр ярдәмендә тәкъдим ителер дип көтелә.

Шулай ук шагыйрьнең юл кәрзине, түбәтәе, сөлгесе, үги апасы Газизә Зәбировага бүләк иткән фаянс тартмачык, каләмдәш дусты Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары, Петербургка баргач, сатып алган карандаш савыты һәм Г.Тукай вафатыннан соң йөзеннән төшереп алынган гипс битлек тә музейның кабатланмас экспонаты булачак. Музей фондларында барлыгы 1 174 берәмлек экспонат тупланган.

Балалар өчен аерым зал булыр дип планлаштырыла. Анда нәниләр Тукай әкиятләре геройлары белән таныша алачак. Тукай геройлары булып киенеп, балалар өчен музей дәресләре үткәрү каралган.

Бинаның төзелеше, эчке күренеше турында архив документлары күп сакланмаган. Архитекторлар, эзләнүләр алып барып, аны үзләре тапкан документлар нигезендә яңарткан.

ТР ГИСУ реставрацияләү бүлеге башлыгы Майя Морозова журналистлар өчен махсус экскурсия оештырды, үзгәрешләр хакында сөйләде. “Музей тамашачыларны затлы итеп реставрацияләнгән ишекләре һәм баскычлары белән каршы ала. Бинаны хәзер танымаслык та түгел. Без артык үзгәрешләр кертергә теләмәдек. Чөнки бина үзе үк чын тарих. Бик нык таушалган, тузган әйберләрне генә өр-яңадан эшләдек. Тәрәзәләрне алыштырдык, идәнне тышладык, обойлар ябыштырдык”, - диде ул.

Яңа музейның тантаналы ачылышы сентябрь аенда уздырылачак, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Гүзәл Төхвәтова.

Белешмә: Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендәге “Шамил йорты”нда урнашкан. Тарих битләреннән күренгәнчә, заманында ул беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты булган. 1884 елда И. Аппаков кызы Бибимәрьямбануны отставкадагы генерал-майор, кавказ халыкларының милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе атаклы Шамил әл-Галинең уртанчы улы генерал Мөхәммәдшәфигә кияүгә бирә һәм бирнә итеп әлеге йортны да бүләк итә. 1904 елда Мөхәммәтшәфи Шамил Кавказга дәваланырга киткән җирендә вафат була. Бибимәрьямбану йортны кондитер товарлары җитештерү белән дан казанган Вәлиулла Ибраһимовка сата, ә үзе балалары белән Санк Петербургка китә. Шул рәвешчә, аерым бер дәвердә әлеге бина кондитер товарлары җитештерү урынын, аннары торак йорт ролен дә үти.

1984 елда “Шамил йорты”н Габдулла Тукайның әдәби музее карамагына тапшыралар. Ә тагын ике елдан, шагыйрьнең тууына 100 ел тулган елны, музей ишекләрен ача.

Тукайның “Шамил йорты”нда булу-булмавы турында төгәл мәгълүматлар юк. Тарихчылар фикеренчә, 1890 еллар уртасында Мөхәммәтшәфи янына аның беренче хатыныннан туган улы Мөхәммәтзаһит килә торган булган. Зыялы, мәгърифәтле бу егет тиз арада татар яшьләренең мәхәббәтен яулаган. Беренчеләрдән булып мөселман хәйрия җәмгыяте, татар телендә спектакльләр куюны оештырган. Шул елларда “Шамил йорты”нда алдынгы карашлы татар яшьләре җыелуы, алар арасында Тукайның да булуы ихтимал.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк