Логотип
Хәбәрләр

«Гафу ит, әни...»

Узган елны Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе бакыйлыкка күчте. Быел исә, җырчы әнисенең якты истәлегенә багышлап Корьән ашы уздырды.

Узган елны Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең әнисе бакыйлыкка күчте. Быел исә, җырчы әнисенең якты истәлегенә багышлап Корьән ашы уздырды.

«Үткән елны кешечә җирләп булмады. Күңелдә бик кыен булды, бик күп нахак сүзләр дә ишетергә туры килде, шүңа күрә ашны күркәм итеп уздырасы килгән иде», – дип яза артист.

Моннан бер көн элек ул әнисенә әйтеп өлгермәгән сүзләрен пост итеп инстаграм битендә урнаштырды:

– Беренче яз әнисез, бер ел синсез, әни... Күп нәрсәләр язырмын дигән идем, чөнки бик күп әйтелмәгән сүзләр калды, ә кайсысыннан башларга белмим.

Гафу ит, әни, мине ялгышларым, хаталарым өчен, сирәгерәк кайтканым, сине көттергәнем, кайвакыт шылтыратырга онытканым өчен...

Әнием, бәгырем, бар дөньямны бирер идем, әгер бер биш минутка гына да сине кайтарып булса. Күзеңә карап бар сүзләремне әйтер идем, кочагыңа кереп сөйләр идем серләремне....

Әни, мин сине яратам, теге юлы хастаханәдә әйтеп өлгерәлмәдем сиңа, нык яратам, ашларыңны сагынам, елмаюларыңны... Минем барсыда яхшы, әни, син генә җитмисең. Барыбызга да син җитмисең... Урыннарың оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк