Логотип
Хәбәрләр

«Үгезләр симерттек, бәби ясау өстендә эшләдек»

Зинира һәм Ризат Рамазановлар белән әңгәмәдән өзек.

Бөтен дөньяның астын өскә китергән, аеруча сәхнә халкына кырын суккан коронавируслы елның җәе үтеп бара. Җырчыларны озын «каникуллар» арытканмы? Җәйне ничек уздырганнар? Кайларда, ничек ял иткәннәр? «Интертат» хәбәрчесе артистларның хәлләрен белеште. 

Зинира һәм Ризат Рамазановларның гаилә тормышында бу җәйдә бер мөһим вакыйга булырга охшап тора. 

«Зинира да, мин дә тәмле итеп бәлеш пешерергә өйрәндек. Бәби ясарга тырыштык. Тиздән яңалыклар билгеле булмагае. Ә, юк, котларга ашыкмагыз әле. Ясарга тырышалар дип кенә языгыз. Беренче максат – бәлеш пешерергә өйрәнү, икенчесе – бәби ясау иде. Беренчесен булдырдык бит, икенчесенә дә ерак калмагандыр дип уйлыйм», – ди Ризат, уенын-чынын бергә кушып. 

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк