Г.Камал театры танылган артистын югалтты...
Бүген 77 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хафизов Айдар Садри улы вафат булды.
Бүген 77 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хафизов Айдар Садри улы вафат булды. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәге хәбәр итә.
Театр коллективы мәрхүмнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә авыр хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», - дип язылган театрның рәсми аккаунтында.
Хушлашу мәрәсиме иртәгә 13.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.
Белешмә:
Хафизов Айдар Садри улы 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975-1976 елларда филармониядә — нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр) артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында. Төрле яшьтәге һәм характердагы образлар иҗат итә.
«Артист булу - зур җаваплылык ул». («Сәхнә» журналы, 2018 ел)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк