Логотип
Хәбәрләр

Гөлчәчәк Хәмәдинурова – атказанган артист!

Г. Камал театры исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Гөлчәчәк Хәмәдинуровага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Бу хәбәрне театр инстаграм аккаунты аша җиткерде.

Г. Камал театры исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Гөлчәчәк Хәмәдинуровага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Бу хәбәрне театр инстаграм аккаунты аша җиткерде.

«Гөлчәчәкне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!» – дип театр актрисаны котлады.

Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы 1985 елның 26 декабрендә Башкортстан Республикасы Уфа шәһәрендә туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.

Котлау сүзләренә без дә кушылабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк