Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Асаева: «Елап йөргән егетләргә чирле итеп карыйм»

Яшь җырчы Гөлназ Асаева туры эфир вакытында үзенең шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Яшь җырчы Гөлназ Асаева туры эфир вакытында үзенең шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Бу хакта Шәһри Казан хәбәр итә.

Йөрәге буш дип йөргән җырчы кызның, баксаң, инде 1 ел очрашып йөргән егете бар икән. Әмма шулай булуга да карамастан, ул мәхәббәт өчен йөрәгем буш, ди.     

 – Минемчә, егет кеше горур булырга тиеш. Елап, минем белән очраш инде дип йөргәннәргә мин чирле итеп карыйм,  – ди Гөлназ. 

Гөлназ аралашкан, дус итеп йөргән кешеләр арасында егетләр күп икән. 

 – Әмма мин аларга дус буларак кына карыйм. Гомумән, кызлар арасында дусларым юк. Әнидән кала, – ди җырчы. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк