Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Асаева Элвин Грейның өйләнүен ничек кабул иткән?

Берничә ел элек Гөлназ Асаева белән Радик Юлъякшин белән очрашалар дигән имеш-мимешләр йөргән иде. Халыкның хәтере яхшы, андыйны онытмыйлар...

Берничә ел элек Гөлназ Асаева белән Радик Юлъякшин белән очрашалар дигән имеш-мимешләр йөргән иде. Халыкның хәтере яхшы, андыйны онытмыйлар. Гөлназ Асаева кияүдә булуына карамастан, тамашачылары аңа элекке егете Радик Юлъякшин турында да сораулар бирергә яраталар. Инстаграмда туры эфир вакытында берничә аккаунт Асаевадан: «Элвин Грей өчен сез шатмы?» – дип сораган. – Мин барлык кеше өчен дә шатмын! – дип, Радик белән Инзилә никахына бәйле фикерен Гөлназ кыска тотты. Үзенең гаилә тормышына килгәндә: – Гаилә тормышы миңа ошый, кызык. Хәзер бер-беребезгә ияләнгәнбез инде, шуңа күрә никахка кадәр яшәлгән гомерне хәтерләмибез дә, – дип шаяртты Гөлназ.

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк