Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Асаева: «Җырчы булам дип, бай-бай абыйлар белән чуалып йөрмим»

Бер дә тәнкыйть ишетмәгән җырчы юктыр ул. Җырчы Гөлназ Асаева үзенә килгән комментарийларга җавап бирде.

Бер дә тәнкыйть ишетмәгән җырчы юктыр ул. Җырчы Гөлназ Асаева үзенә килгән комментарийларга җавап бирде.

Бер тамашачы Гөлназның әтисе Рөстәм Асаев булганга гына сәхнәгә чыга алды, дип язалар. Гөлназ аптырап калмады, «Без үзебезнең әти-әниләребездән башка дөньяга туа алмас идек. Сәхнәгә килгәндә, мин горурланып әйтә алам, әти-әниемнең ярдәме белән сәхнәгә чыктым. Икенче кешеләр белән ятып, әллә кайларда гулять итеп чыкмадым бит, әти-әниләр аша чыктым. Мин моның өчен бик шатланам һәм горурланам. Әмма алар минем өчен җырламый, концертлар оештырмый. 15 яшемнән үз-үземне карыйм. Үз көчең, сәләтең булмаса, хоть әллә нинди әниләр булсын», дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэрес сенлем!!!